Реклама
Җәмгыять
Сорарга телим: Эт белән (муенчаклы бауда) паркта һавада йөрергә ярый
Тәтеш районы прокуратурасы аңлата
(Тәтеш, 23 июль, "Тәтеш таңнары"). Үземнең эт белән (муенчаклы бауда) паркта һавада йөрергә чыккан вакытта өлкән яшьтәге хатын-кыз очрады һәм ул миңа паркта эт белән йөрү тыела диде. Ул хаклымы?
Тәтешле Елена
Тәтеш районы прокуратурасы аңлата:
2018 елның декабрендә “Хайваннар белән җаваплы мөнәсәбәт турында һәм РФның аерым закон актларына үзгәрешләр кертү турында”гы Федераль закон (№ 498-ФЗ) кабул ителде.
Йорт хайваннарын йөрткән вакытта түбәндәге таләпләрне үтәргә кирәк:
1) хайванның машина юлын аркылы чыккан вакытта, лифтларда, гомуми файдаланудагы күп фатирлы йорт биналарында, шундый йортларның ишегалларында, балалар һәм спорт мәйданчыкларында ирекле, күзәтүсез хәрәкәт итү мөмкинлеген чикләү;
2) гомуми файдаланудагы территорияләрдә хайванның тизәкләрен җыештыруны тәэмин итү;
3) хайваннарны йөртер өчен җирле үзидарә органы карары белән рөхсәт ителгән урыннардан тыш хайваннарны йөртүгә юл куймау.
2020 елның 1 гыйнварыннан югарыда күрсәтелгән законның 13нче маддәсе нигезендә, куркынычлылык ихтималы булган этләрне борынчаксыз һәм муенчаклы баусыз йөртү әлеге урынга бәйле булмаганча, әгәр куркынычлылык ихтималы булган эт хуҗасының милке яки кайбер закон нигезендә коймалап алынган территорияләрдә булган очраклардан тыш, тыела. Әлеге территориянең керү юлында эт булуы хакында кисәтә торган язу булырга тиеш.
Куркынычлылык ихтималы булган этнең исемлеге РФ Хөкүмәте тарафыннан расланган. Исемлеккә кергән: акбаш, америка бандогы, амбульдог, бразилия бульдогы, булли кутта, чиста токымлы алпах бульдогы (отто), бэндог, бүресыман-эт гибриды, волкособ (бүре гибриды), гуль дог, питбульмастиф, төньяк кавказ эте, шулай ук әлеге токымдагы метислар.
Безнең шәһәрдә йорт хайваннары күпләрдә бар. Тешләми торган һәм акыллы хайваннар аеруча да яратуга лаек.
Хуҗаларга үзләренең дүрт аяклы дуслары өчен җаваплылык йөртүләрен онытырга ярамый. Хайваннар кайгыртуга һәм ашатуга гына түгел, шулай ук тәрбияләү һәм күзәтеп торуга да мохтаҗ.
фото: архив/Авангард
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев