Спорт – ул дөрес яшәешне сайлау
Тәтеш районы яшьләр эшләре һәм спорт бүлеге җитәкчесе Ксения Әхтәмова спортчыларыбызның нинди үрләр яулавы һәм якын киләчәктә ведомство алдында нинди максатчан бурычлар торуы турында сөйләде.
– Ксения Валерьевна, сөйләгез әле, бүгенге көндә Тәтеш районындагы яшь буынның “портреты” ниндирәк?
– Саннар үзләре үк әйтеп тора: районыбызда 14 яшьтән 35 яшькә кадәрге 4 937 кеше яши. Бу барлык халыкның төгәл дүрттән бер өлеше. Ләкин иң мөһиме сан түгел, ә потенциал. Безнең яшьләр – инновацияләр һәм чиксез иҗади энергия йөртүчеләр. Безнең бурыч – әлеге потенциал нәкъ менә монда, туган җиребездә ачылсын һәм гамәлгә ашырылсын өчен барлык шартларны тудыру.
– 2025 елдагы нинди әһәмиятле җиңүләрне аерып күрсәтер идегез?
– Традицион “Йолдызлык-Созвездие” фестивале сайлап алу этабында 300дән күбрәк катнашучыны җыйды – бу гаять зур кызыксыну! Эшләүче яшьләребез дә сынатмады: районның вокал ансамбле “Безнең заман – Наше время” республика конкурсында мактаулы өченче урынны яулады, ә “Виктория” фестивале ел саен 200дән күбрәк патриотик җыр сөючене берләштерә.
– Бүгенге көндә грант ярдәме – үсешнең мөһим коралы. Районга өстәмә акча җәлеп итә алуга ирешелдеме?
– Әйе, 2025 ел бу җәһәттән уңышлы булды. Без ике зур грант оттык. “Беренчеләр хәрәкәте”нең җирле бүлеге 450 мең сумлык җайланмалар – музыкаль аппаратурадан алып спорт инвентаренә кадәр алды. Ә “Батырлык” яшүсмерләр клубы “Безгә бабалардан калган мирас!” проекты белән 300 мең сум отты. Моның нәтиҗәсендә балалар “Казан каймасы” төзелеше тарихын җентекләп өйрәнә алдылар.
– Хәзерге вакытта инклюзиягә һәм махсус хәрби операциядә катнашучыларның гаиләләренә ярдәм итүгә аерым игътибар бүлеп бирелә. Бу эш ничек җайга салынган?
– 2024 елдан без сәламәтлекләре буенча мөмкинлекләре чикле яшьләр өчен “Чикләрсез иҗат” проектын гамәлгә ашырабыз. Үткән елда Тәтештә хәтта зур инклюзив бал да узды. Махсус хәрби операциядә катнашучыларның гаиләләренә һәм өлкән яшьтәге гражданнарга ярдәм итүгә килгәндә – монда безнең волонтерлар, “Форпост”, “Батырлык” һәм “Беренчеләр хәрәкәте” клубы активистлары алгы сафта. Бу йөрәк кушуы буенча башкарыла торган һәм бер көнгә дә тукталып калмый торган эш.
– Тәтештәге спорт мәктәбе һәрвакыт үз кадрлары белән дан тотты. Хәзергә хәлләр ничегрәк тора?
– Безнең горурланырлык кешеләребез бар. Бездә чын легендалар – РФның атказанган физик культура хезмәткәре Сәгыйть Ибраһимов, Россиянең атказанган тренеры Андрей Кушагин, халыкара класслы титуллы спорт мастерлары Виктор Филиппов һәм Ландыш Кварталова, Россиянең мактаулы спорт судьясы Альберт Бәдртдинов, ТРның атказанган физик культура хезмәткәрләре Виктор Филиппов, Сергей Мамкин, Татарстанның атказанган укытучысы Рәшит Габдрахманов һәм башкалар эшли. Тармакта барлыгы 57 белгеч хезмәт куя, һәм аларның һәрберсендә диярлек югары профильле белем бар.
Узган ел эчендә без ике спорт мастеры һәм сигез спорт мастерлыгына кандидат тәрбияләдек.
– Районның спорт инфраструктурасы теләге булган һәркемне колачларга мөмкинлек бирәме?
– Район башлыгы Рәмис Хатыйпович Сафиуллов ярдәме белән спорт базасы даими камилләшә бара. Хәзер бездә 163 спорт корылмасы бар. Бу район халкының 65,8 процентына даими рәвештә спорт белән шөгыльләнергә мөмкинлек бирә. Без елына 200дән артык чара – “Тәтеш миле”ннән башлап, шул исәптән МХО геройлары истәлегенә турнирларны да кертеп, бильярд һәм стендка ату буенча ярышларга кадәр уздырабыз.
– Спортны күбесенчә яшьләр өчен генә диләр. Өлкән буын белән эш ничегрәк тора?
– Александр Долгов җитәкчелегендәге “Сәламәтлек мәктәбе” 100дән күбрәк ветеранны берләштерә. Шахмат клубы, йөзү һәм теннис секцияләре эшли. Безнең пенсионерлар барлык чараларда: “Тормышка 10 000 адым” акциясеннән башлап “Өченче яшь” спартакиадасына кадәр катнаша. Аларга карап, спортның озын гомерлелек нигезе икәнен аңлыйсың.
– Агымдагы чорга нинди бурычлар куясыз?
– Без бер урында гына тормыйбыз. Планда – авыл халкын яшьләр һәм спорт проектларына иң күп дәрәҗәдә җәлеп итү, инвалидлар һәм МХОда катнашучылар өчен адаптив спорт программасын киңәйтү, сәламәтлекләре буенча мөмкинлекләре чикле балалар өчен махсуслаштырылган йөзү секциясе ачу. Һәм, әлбәттә, исәптә торган яшүсмерләр белән эшне көчәйтү, спорт һәм секцияләр аша аларга тормышта дөрес юнәлеш бирү.
– Әңгәмәгез өчен рәхмәт.
фото яи ярдәмендә барлыкка китерелгән
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев