Реклама
Җәмгыять
Үстерү өчен грантлар
Авыл хуҗалыгы кулланучылар кооперативларының матди-техник базасын үстерүгә грантлар бирү бәйгесенә сайлап алуның 2нче этабы башланды.
(Тәтеш, 16 июль, "Тәтеш таңнары"). ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы “2017 – 2020 елларда Татарстан Республикасында авыл хуҗалыгының кулланучылар кооперациясен үстерү” программасы буенча бәйге игълан итә.
Авыл хуҗалыгы кулланучылар кооперативларының матди-техник базасын үстерүгә грантлар бирү бәйгесенә сайлап алуның 2нче этабы башланды.
Гаризалар һәм документлар кабул итү 2019 елның 10 июленнән 8 августына кадәр ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы белгечләре тарафыннан кабул ителә, адресы: Татарстан Республикасы, Казан, Федосеев урамы, 36нчы йорт, 3нче кат, 309нчы бүлмә. Кабул итү эш көннәрендә 8дән 17 сәгатькә кадәр, дип хәбәр итә министрлыкның матбугат хезмәте.
Грант бирү тәртибе һәм документларның төре турындагы мәгълүмат министрлыкның рәсми сайтында “Авыл хуҗалыгы кулланучылар кооперативларының матди-техника базасын үстерү” кушымтасында урнаштырылган.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев