Штрафка тартылган
Тәтеш районында 43 яшьлек ир-ат банк счетыннан акча урлаганы өчен хөкем ителгән.
– Хөкем ителүченең шәһәрдәге үзәк паркта вакытта банк картасы табуы һәм аны үзенә үзләштерүе судта ачыкланды, – дип хәбәр итә Тәтеш районы прокуратурасы хезмәткәрләре. – Шуннан соң ул банк картасындагы акча үзенеке булмавын белеп торып та, банк счетыннан яшерен рәвештә 5167 сум акча урлаган, Тәтеш кибетләреннән алган товар өчен табылган карта белән түләгән.
Хөкем ителүче үзенең гаепле булуын тулысынча таныган.
Суд гаепне җиңеләйтә торган шартларны исәпкә алып (үз теләге белән зыянны каплау, кечкенә балалары булу, сәламәтлек торышы буенча), ир-атка карата дәүләт кеременә 10000 сум күләмендә штраф түләү төрендә җәза билгеләгән.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев