Студентлар үзләренең волонтерлык эшчәнлекләре турында сөйләделәр
5 декабрьдә Россиядә волонтер көне билгеләп үтелә, аны Халыкара иреклеләр көне дип тә йөртәләр. Аның максаты – җәмәгатьчелекнең игътибарын җәмгыять хакына бушлай ярдәм итүгә җәлеп итү.
(Тәтеш, 2 декабрь, “Тәтеш таңнары”).
Студентлар үзләренең волонтерлык эшчәнлекләре турында сөйләделәр.
Алексей Травин:
– Тәтештәге гражданнарны яклау көллиятенә беренче курска кергәч, миңа республикабызның волонтерлык хәрәкәтендә катнашырга тәкъдим иттеләр, ризалаштым, чөнки моңа әзер идем. Пандемия вакытында волонтерларның ярдәме аеруча да әһәмиятле иде. Без берьялгызы яшәүче шәһәрлеләргә кирәкле әйберләрне илтеп бирдек. Ул чакта мин үзебезнең мөһим эш башкаруыбызны нык тойдым, әби-бабайлар безгә бик рәхмәтле булдылар. Шушы араларда без Казанга мобилизацияләнгән хәрби хезмәткәрләргә киемнәр, азык-төлекләр илттек. Мин солдатларга ярдәм итә алуыма бик шатмын.
Диана Комарова:
– Мин волонтерлык эшчәнлеге белән Тәтештәге 2нче урта мәктәптә җиденче сыйныфта укыган чакта ук инде шөгыльләнә башладым. Без кече яшьтәге мәктәп укучылары белән әңгәмәләр уздырдык, өлкән кешеләргә тимурчылар ярдәме күрсәттек. Хәзер мин авыл хуҗалыгы техникумы студенты, “Форпост” яшьләр иҗтимагый оешмасында торам, волонтерлык эшчәнлеге – эшебездәге юнәлешләрнең берсе. Без экология буенча төрле акцияләрдә катнашабыз, агач үсентеләре утыртабыз, чүпләнгән урыннарны тәртипкә китерәбез. Кышын ялгыз кешеләрнең йорт яннарын кардан чистартабыз, кирәк чакта, өйләрен барып җыештырабыз. Кайберләре безгә үзләренең язмышлары хакында сөйлиләр, аларның элек ничек яшәүләре турында сораштырабыз, димәк илебезнең тарихын беләбез булып чыга. Безгә рәхмәт әйткәндә күңелгә шулкадәр рәхәт була, хәтта өлкәннәрнең шатлыктан күзләре яшьләнә. Кешеләргә ярдәм итү бер дә авыр түгел, ә безнең ярдәм алар өчен мөһим булып тора.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев