Тәтеш таңнары

Тәтеш районы

16+
Рус Тат
Җәмгыять

Сынамышлар нәрсә юрый

-------------

(Тәтеш, 10 февраль, «Тәтеш таннары»). 

*Февральнең беренче атнасында тотрыклы һава торышы сакланса, җәй озын яңгырлы булыр. 
*Февраль карга бай, апрель суга бай. 
*Февральнең беренче яртысында көннәр суык булса, арыш уңар; җылы булса, тары уңар. 
*Февральдә бәс күп булса, агач җимешләре уңар, бал күп булыр. 
*Февраль аенда кар күп булса, иртә җәйгә ишарә. 
*Тау башларында кар күп булса, җиләк күп булыр. 
*Морҗадан чыккан төтен туры булып өскә менсә, көн аяза, суыта. Әгәр төтен җиргә ятса, көн җылыта. 
*Февраль ае ахырында кар күп яуса, борчак белән чикләвек уңар. 
*Яз суык киләсе булса, февральдә төлке эт кебек өрер, улар. 
*Әгәр кышның бу ае буранлы икән, августта яңгыр көт, уҗым игене уңачак. 
*Кар күп ятса, үлән калын булачак. 
*Юлда кар калын, кырда юка булса, иген уңар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев