Тәтеш таңнары

Тәтеш районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Тахограф өчен штрафлар арта

Канун буенча әлеге җайланма пассажирларны ташыган вакытта, шулай ук йөк машиналарында кулланыла.

(Тәтеш, 24 октябрь, "Тәтеш таңнары"). 2019 елның 1 ноябреннән шоферларга билгеләнгән эш тәртибен һәм ял итү хокукын бозган өчен РФ Административ кодексының 11.23 маддәсе буенча административ җаваплылык хәзер шоферларга һәм вазифаи затларга гына түгел, шулай ук, шәхси эшкуарлар һәм юридик затлар өчен дә хокук бозу ­буларак каралган.  

Машинаны тахографтан башка йөрткән очракта, әгәр аның транспортка җайланмасы закон тарафыннан каралган, яисә тахограф куллану таләп­ләрен бозылган булса, 3тән 5 мең сумга кадәр штраф яный (хәзер – 1дән 3 мең сумга кадәр). 

Машинаны линиягә тахографтан башка чыгарган өчен, әгәр аңа җайланма кую мәҗбүри икән, вазифаи затлар өчен штраф 7дән 10 мең  сумга кадәр (хәзер – 5тән 10 меңгә кадәр), шәхси эшкуарлар өчен – 25 мең сумга кадәр, оешмалар өчен – 50 мең сумга кадәр. 

Шоферларга билгеләнгән эш тәртибе һәм ял итү хокукын бозган өчен шоферларга  штраф 1,5 мең сумнан алып 2 мең сумга кадәр тәшкил итә, вазифаи затларга – 7 мең сумнан алып 10 мең сумга кадәр, шәхси эшкуарларга – 15тән алып 25 меңгә кадәр, юридик затларга – 20дән алып 50 мең сумга кадәр. 


 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев