Талпаннар ауга чыкты
Җәмгыять

Талпаннар ауга чыкты

Быел иртә җылытты, шуңа күрә талпаннар да гадәттәгедән иртә “уяндылар”.

(Тәтеш, 14 май, “Тәтеш таңнары”, Динә Мансурова).Эпидемия сезоны башланганнан алып Тәтеш үзәк район хастаханәсенә талпан кадалу сәбәпле 9 кеше мөрәҗәгать иткән.

ТР буенча Роспотребнадзор идарәсенең Тәтеш, Буа, Апас, Чүпрәле районнары территориаль бүлеге начальнигы урынбасары Олег Мазюкин талпан вирусы энцефалитын (ТВЭ) профилактикалау чаралары турында сөйләде:

– ТВЭ – үзәк нерв системасын зарарлый торган кис­кен йогышлы вируслы чир. Ул сәламәтлек өчен инвалидлыкка һәм үлемгә кадәр җиткерерлек җитди нәтиҗәләргә китерергә мөмкин. Махсус профилактика – профилактик прививкалар гына түгел, ә талпан кадалуга бәйле китерелгән кешеләрне яки тәнгә ябышканда талпан энцефалиты вирусы ачыкланганда (медицина оешмаларында гына уздырыла) прививка ясалмаган затларга иммуноглобулин кадау да. Зарарлану табигый шартларда булганлыктан, туристлык сәфәрләренә, ялга чыгучы, гөмбәгә, балык тотарга, ауга һәм башка җирләргә баручы затларга, талпан вирусы энцефалитына прививка ясатырга кирәк. Вакцина ясату курсын алданрак үткәрергә кирәк. Ул 2 прививкадан тора, алар арасындагы аралык 5 – 7 ай. Прививкалар арасындагы иң кыска аралык 1 – 2 ай. Вакцина ясату инфекциянең табигый очкынына чыгарга ике атна кала тәмамланырга тиеш, ревакцинация бер елдан соң уздырыла.

ТВЭның специфик булмаган профилактикасы талпан-таратучыларның кешеләргә кадалмавына юнәлдерелгән. Бу, беренчедән, кешеләрне шәхси рәвештә саклау (талпаннарны куркыта торган әйберләр куллану (репеллентлар), саклану киемнәре кию, үзеңне һәм үзара бер-береңне тикшереп карауны үткәрү, урманда йөргәндә узган елдагы куе үскән үләннәрне, чыбык-чабыкларны читләтеп үтү, үләнгә әйбер җәелмәгән килеш утырмау, үзегез белән урманга ияртеп барган йорт хайваннарында талпан барлыгын тикшерү). 

Талпан кадалган очракта, аны алу өчен мөмкин кадәр тиз арада медицина оешмасына мөрәҗәгать итәргә, бөҗәкне лаборатор тикшерүгә илтергә кирәк. 

Медицина учреждениесенә мөрәҗәгать итү мөмкинлеге булмаганда, талпанны мөстәкыйль рәвештә алу, әлеге урынны теләсә нинди әйбер (5 процентлы йод, 70 процентлы спирт һәм башка шундыйлар) белән дезинфекцияләү, кулларны яхшылап сабын белән юу; алынган талпанны герметик ябыла торган савытка салу һәм аны ТРда Гигиена һәм эпидемиология үзәгенә талпан инфекциясенә тикшерүгә илтеп бирү зарур, адресы: Казан, Сеченов ур., 13а йорт.    
 


Нет комментариев