Тәтеш таңнары

Тәтеш районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Тапканнар һәм сыендырганнар

Үткәндәге хуҗасыз мәчеләр һәм этләр турындагы бәйгенең иң яшь катнашучысы сөйләгән ­вакыйгалар хакындагы язмаларны бастыруны тәмамлыйбыз.

(Тәтеш, 10 декабрь, “Тәтеш таңнары”). Валерия Ромашкина Лиза кушаматлы мәчесе турында язып җибәргән: “Апрель аеның караңгы кичләренең берсендә әнием һәм әбием кибеткә киттеләр. Көн җилле, юлларда әле кар да эреп бетмәгәнлектән, аеруча да салкын һәм җепшек иде. Алар кибет янында кечкенә, уч төбе кадәрле генә соры түмгәк, песи баласын күргән. Аның тәпиләре һәм сырты өшегән булган. Песи әнине күреп алгач, каты итеп кычкыра башлаган һәм аның янына йөгереп килгән. Әни аны өйгә алып кайтты. Без аңа карабодай боткасы ашаттык. Ул шулкадәрле ач иде, әлеге ботка дөньядагы иң тәмле ризык, дип уйларга да мөмкин иде. Без аны Лиза дип атадык. Хәзерге вакытта аңа 9 яшь, һәм ул безнең белән яши. Лиза өйдә үзен хуҗабикә сыман хис итә һәм бөтен гаиләбезне “тәрбияләргә” тырыша. Лиза – безнең гаиләнең бер өлеше, без аны бик яратабыз, ул моны белә һәм һәрвакытта шуңардан файдалана!”  
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев