Тәтеш таңнары

Тәтеш районы

16+
Рус Тат
Җәмгыять

Татар теле укытучылары семинары узды

Чара «Яшьләр һәм балалар» милли проектының «Балаларга иң яхшысы» һәм «Педагоглар остазлар» подпроектлары кысаларында узды.

17 март көнне Тәтеш районының Нармонка урта гомуми белем бирү мәктәбендә татар теле һәм әдәбияты укытучылары семинары узды. Чара татар теле һәм әдәбияты дәресләрендә рус телле укучыларның коммуникатив сәләтләрен арттыруга багышланган иде.

Педагоглар 6 нчы сыйныфта «Татарстан –дуслык иле» (Садыйкова Т.Г.), 1 нче сыйныфта «Уенчыклар» (Преснова Г. Г.) темасына ачык татар теле дәресләре һәм сыйныфтан тыш «Дуслык күпере» чарасы үткәрделәр. Укучыларны телне өйрәнү процессына актив җәлеп итүгә ярдәм итә торган дәресләрнең интерактив формаларына аерым игътибар бирелде.

Семинарның мөһим өлеше имтиханнарга әзерлек проблемалары турында фикер алышуга багышланды — түгәрәк өстәлдә катнашучылар «Татар теле буенча имтиханнарның типик хаталарын һәм катлаулы биремнәрен тикшерү» дигән методик практикум үткәрделәр, игътибарны иң киң таралган хаталарга һәм аларны җиңүнең нәтиҗәле стратегияләренә юнәлттеләр. Чара йомгаклары буенча педагогларга тәкъдимнәр һәм гамәли киңәшләр бирелде, аларны үз эшләрендә татар телен укытуның сыйфатын күтәрү һәм укучылар арасында татар теленә карата кызыксынуны үстерү өчен куллана алачаклар.

Чара «Яшьләр һәм балалар» милли проектының «Балаларга иң яхшысы» һәм «Педагоглар остазлар» подпроектлары кысаларында узды.

фото: МКУ "Отдел образования Тетюшского района"

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев