Тәтеш таңнары

Тәтеш районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

«Татарча диктант» акциясе

Быел, дөнья күләмендә урнашкан санитар-эпидемиологик ситуация сәбәпле, диктант онлайн-форматта, ТНВ-Татарстан һәм ТНВ-Планета телеканалларында узачак.

(Тәтеш, 21 сентябрь, "Тәтеш таңнары"). 26 сентябрь көнне 11:00 сәгатьтә «Татарча диктант» татар теленнән дөньякүләм белем тикшерү акциясе узачак.

Акция әдәби татар телен өйрәнү, орфографик һәм грамматик хаталарны тикшерү, татар телендә дөрес яза белүгә кызыксынуны арттыруга, татар филологы һәм укытучысы профессияләрен популярлаштыруга юнәлтелгән.

Быел акция бишенче тапкыр уза. Диктант тексты КФУ Филология һәм мәдәниятара багланышлар институты филологлары тарафыннан сайлап алына.

Диктант берьюлы Россия Федерациясенең барлык субъектларында, чит илләрдә һәм Татарстан Республикасы районнарында үткәрелә. Быел, дөнья күләмендә урнашкан санитар-эпидемиологик ситуация сәбәпле, диктант онлайн-форматта, ТНВ-Татарстан һәм ТНВ-Планета телеканалларында узачак. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев