Татарстан авылларында Сабан туен июль аенда бәйрәм итәргә телиләр
Бәйрәмнең төгәл датасын халык фикерен һәм эпидемиологик вазгыятьне исәпкә алып билгеләячәкләр.
(Тәтеш, 15 июнь, "Тәтеш таңнары"). Татарстан авылларында Сабан туен 4 июльдә билгеләп үтәргә тәкъдим иттеләр. Татарстан Президенты аппараты җитәкчесе урынбасары Илнур Гарипов әлеге датаны атады. Аны «Татар-информ» хәбәр итә.
«Урыннарда коронавирус белән авыручыларга бәйле агымдагы вазгыятькә бәйле рәвештә бәйрәмне үткәрүнең максатка ярашлылыгын билгеләү, шулай ук халыкның фикерен исәпкә алу мөһим», - диде ул.
Хәлиткеч карарны муниципаль берәмлек башлыклары кабул итәчәк.
фото: архив/Авангард
фото:
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев