Татарстан районнарына «Мин матурлык эзләп йөрим...» автомарафоны килү көтелә
Турның беренче ике концерты Арчада һәм Кукмарада узган.
(Тәтеш, 7 июль, “Тәтеш таңнары”).
"Китап" милли радиосының "Мин матурлык эзләп йөрим..." автомарафоны кысаларында җәй дәвамында 18дән артык әдәби-музыкаль концерт уздыру планлаштырыла.
Проект 2022 елның 26нчы июнендә башланган. Турның беренче ике концерты Арчада һәм Кукмарада узган.
Ике ай ярым вакыт дәвамында "Китап" радиосының махсус тавыш аппаратурасы ярдәмендә "җырлап" йөрүче легендар автобусы, җырчылар, алып баручылар, нәфис сүз осталары белән бергә республиканың район, шәһәр, авылларда урам концертлары бирергә ниятли.
"Китап" радиосының баш мөхәррире Алмаз Миргаязов әйтүенчә, "яшел" концертлар узачак районнарның төгәл исемлеге юк, чөнки бу исемлекне радиотыңлаучылар, тамашачылар үзләре төзи.
Һәркем үз авылы, районы өчен тавыш биреп, әдәби-музыкаль десантны үзләренә чакыра ала.
"Без чакырулар көтәбез", - дип җөпләде аны "Татмедиа" АҖ генераль директоры Шамил Садыйков.
Бу хакта тулырак: https://tatar-inform.tatar/news/ai-davamynda-min-maturlyk-ezlap-iorim-avtomarafony-barysynda-18-lap-koncert-kotela-5857017
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев