Тәтеш таңнары

Тәтеш районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы авыл хуҗалыгы җитештерүчеләренә пестицидлар һәм агрохимикатлар куллану кагыйдәләре турында мәгълүмат бирә

Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы мәгълүматы буенча, пестицидлар һәм агрохимикатлар «Пестицидлар һәм агрохимикатлар белән имин эш итү турында» Россия Федерациясе законнары нигезендә кулланыла.

 (Тәтеш, 28 июнь, "Тәтеш таңнары", Ирина Радушина фотосы).  Татарстан  Республикасы Авыл хуҗалыгы  һәм азык-төлек  министрлыгы мәгълүматы  буенча, пестицидлар  һәм   агрохимикатлар  «Пестицидлар  һәм   агрохимикатлар  белән  имин  эш  итү турында» Россия  Федерациясе  законнары  нигезендә  кулланыла.    

Авыл  хуҗалыгы  үсемлекләрен  эшкәртү өчен  пестицидлар кулланучы   гражданнар  һәм  юридик  затлар,  шундый  эшкәртү  башланыр  алдыннан  өч  көннән  дә  соңга  калмыйча, шәхсән  үзләре  язма  рәвештә     яисә  массакүләм мәгълүмат чаралары  аша  халыкны,  ветеринария  хезмәтен,  эшкәртү  урыныннан кимендә  7 км радиуста  урнашкан умарталыклары булган   гражданнарны  һәм   юридик  затларны  бу  хакта  кисәтергә   тиешләр.  

Шунда  ук  авыл  хуҗалыгы  һәм  урман  үсемлекләрен эшкәртү  датасы, кулланылучы  пестицидларның  агулылык  дәрәҗәсе дә  күрсәтелә.  Монда  умартачыларның  һәм  агрономнарның  үзара хезммәттәшлеге  кирәк  була.    Һәр төр пестицидның  инструкциясендә    экологик   регламент язылган, аны  игътибар белән  өйрәнергә  һәм  үтәргә  кирәк. 

Үз  чиратында,  умартачылардан  шулай  ук   чәчүлекләрне химик  эшкәртү  турында  массакүләм мәгълүмат чараларында чыккан белдерүләргә  игътибарлырак  булуларын,  тискәре  нәтиҗәләр  булмасын  өчен  кирәкле  чаралар  күрүләрен сорыйбыз.  


 Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы пресс-службасы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X