Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутаты Ләлә Кудерметова гражданнарны дистанцион кабул итә
Коронавирус йогышлы авыруы таралуга бәйле рәвештә, “Бердәм Россия” партиясе Рәисенең Татарстан Республикасында региональ иҗтимагый кабул итү бүлмәсе 2020 елның 18 мартыннан дистанцион эш режимына күчә.
(Тәтеш, 22 март, “Тәтеш таңнары”). Бу чорда РФ Дәүләт Думасы, Татарстан Республикасы Дәүләт Советы һәм Казан шәһәре Думасы депутатлары тарафыннан гражданнарны шәхси кабул итү үткәрелми.
Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутаты Ләлә Ринат кызы Кудерметова җәмәгать кабул итү бүлмәсенә (843) 524-98-05 телефоны буенча, язма рәвештә түбәндәге адрес буенча мөрәҗәгать итә аласыз: Казан шәһәре, Ирек мәйданы, 1 йорт, электрон почтага kudermetovagoss@yandex.ru
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев