Тәтеш таңнары

Тәтеш районы

16+
Рус Тат
Җәмгыять

Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов "Ярдәм янәшә! Помощь рядом!" хәрәкәтен оештыруны башлап җибәрүне хуплады

Халыкка ярдәм итү белән бәйле эшчәнлек алып баручы оешмалар әлеге хәрәкәткә кушылды

(Тәтеш, 28 апрель, "Тәтеш таңнары"). Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов эпидемиологик вәзгыять вакытында халыкка социаль ярдәм күрсәтүче активистлар белән очрашкан һәм "Ярдәм янәшә! Помощь рядом!" республика хәрәкәтен оештыруны башлап җибәрүне хуплаган. ТР Президенты матбугат хезмәте шушы хакта хәбәр иткән.
Әлеге хәрәкәткә республикадагы 60 меңнән күбрәк волонтер, хәйрияче, коммерцияле булмаган оешма, зур предприятиеләр, кече бизнес вәкилләре, йөзләгән игелекле кеше кушылган.
Хәрәкәт эшен социаль ярдәм штабы координацияләчәк.
Очрашуда шулай төрле хезмәтләрдәге вәкилләр катнашкан, активистлар видеоэлемтә аша кушылган. ТР Президенты хәрәкәттә катнашучыларның игелекле гамәлен югары бәяләп, аның мөһим булуын искәрткән.
Республика җитәкчесе профильле министрлыкларга, ведомстволарга әлеге хәрәкәттә катнашучыларны медицина битлекләре, перчаткалар, антисептиклар, башка кирәкле ресурслар белән тәэмин итәргә кушкан.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев