Тәтеш таңнары

Тәтеш районы

16+
Рус Тат
Җәмгыять

Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов йөкләмәсе нигезендә республикабыздагы мәктәп укучыларына белем алу өчен ике мең планшет тапшырыла

Әлеге заманча эшләү җайланмасын беренче булып күп балалы һәм аз керемле гаиләләрдә тәрбияләнүче 9, 10, 11нче сыйныф укучылары алачак.

(Тәтеш, 15 апрель, “Тәтеш таңнары”). Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов йөкләмәсе нигезендә, республикабызның төрле районнарындагы мәктәп укучылары ике меңнән күбрәк компьютер җайланмасына ия булачак, алар аны читтән торып укуда бушлай файдаланачак. Планшетлар 13 апрельдән күп балалы һәм аз керемле гаиләләрдәге укучыларга бирелә. Кирәкле заманча җайланмага 9,10 11нче сыйныфлар беренчеләрдән булып ия булачак.

Тәтеш, Тукай, Балтач, Питрәч, Яңа Чишмә, Кама Тамагы, Балык Бистәсе, Лаеш, Апас, Түбән Кама, Арча районнары, шулай ук Алабуга һәм Казан шәһәрендәге мәктәпләр (691 планшет) читтән торып уку өчен 13 апрельдә 930 планшет белән тулыланды.

Алар шушы араларда республиканың 21 муниципалитетына җибәрелгән. Сүз уңаеннан, Чаллыдагы 9 – 11нче сыйныфлар өчен 354 планшет тапшырылган.

Татарстан Республикасының Әлкә районындагы белем йортлары да 40 планшетка ия булган. Коронавирус инфекциясе белән бәйле үз-үзеңне изоляцияләү вакытында республикадагы 480 мәктәп уку елы азагына кадәр файдалану өчен укучыларга 2 мең компьютер өләшкән. Республикабызның югары уку йортлары ректорлары 11нче сыйныфлар өчен йөздән күбрәк планшет бүләк иткән.

Татарстанда барлык мәктәп укучылары 6 апрельдән читтән торып укуга кереште. ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы аңлатканча, һәрбер уку йорты үзенең мөмкинлеген һәм белем бирү программасын күз уңында тотып, укучыларга өйдән чыкмый укытуны оештыра

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев