Тәтеш таңнары

Тәтеш районы

16+
Рус Тат
Җәмгыять

Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнехановның Яңа ел мөрәҗәгате

Яңа ел барыбыз өчен дә уңышлы булсын, һәр йортка сәламәтлек, бәхет һәм иминлек алып килсен!

(Тәтеш, 31 декабрь, “Тәтеш таңнары”). 

Хөрмәтле ватандашлар!

Сезне чын күңелдән якынлашып килүче Яңа ел белән котлыйм! 
Бу бәйрәм, гадәттәгечә, безнең иң якты өметләребезне һәм могҗизалар көтүне, оптимизм һәм киләчәккә ышанычыбызны гәүдәләндерә. Без нәтиҗәләр ясыйбыз һәм яңа планнар корабыз.
Узып баручы елда икътисадның уңышлы үсеше нәтиҗәсендә без мөһим инфраструктура проектларын гамәлгә ашырдык, яңа торак, мәктәпләр, балалар бакчалары һәм башка социаль-мәдәни объектлар төзүне дәвам иттек.Социаль программаларны тормышка ашыру Татарстанда яшәү, уку һәм эш шартларын тагын да яхшыртты.
Без медицина хезмәткәрләренә рәхмәтле – аларның фидакарь хезмәте һәм эпидемиягә каршы күрелгән чаралар хәлне тотрыкландыру мөмкинлеге бирде. Республика волонтерлары авыр минутларда кешелеклелек, миһербанлылыкһәм игелеклелек кебек күркәм сыйфатларга ия булуларын күрсәттеләр, мохтаҗларга ярдәм иттеләр.
Татарстанлыларның күбесе Россия Федерациясе Федераль Собраниесе Дәүләт Думасы депутатларын сайлаулар барышында Татарстан Республикасының динамик үсеше, Россия куәтен ныгыту юнәлешен хуплады. 
Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елы кысаларында күп санлы проектлар һәм чаралар тормышка ашырылды. Бу республикада милләтара һәм конфессияара тынычлыкны һәм татулыкны ныгытуга зур өлеш кертте.
Киләсе 2022 нче елны без Цифрлаштыру елы дип игълан иттек. Ул цифрлы икътисадны алга таба үстерүгә, күрсәтелә торган хезмәтләрнең үтемлелеген күтәрүгә юнәлдерелгән технологияләрне һәм сервисларны камилләштерүгә ярдәм итәр дип ышанам.
Кадерле татарстанлылар! Яңа ел барыбыз өчен дә уңышлы булсын, һәр йортка сәламәтлек, бәхет һәм иминлек алып килсен!
Яңа 2022 нче ел белән!


Татарстан Республикасы Президенты Р.Н. Миңнеханов


 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев