Тәтеш таңнары

Тәтеш районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Татарстан Респуб­ликасында 2021 елда янгыннарда 6 бала үлгән

Россия гадәттән тыш хәлләр министрлыгының ТР буенча Баш идарәсенең Кама Тамагы һәм Тәтеш районнары буенча янгын күзәтчелеге өлкән инспекторы Денис Сафиуллин балалары булган тәтешлеләргә мөрәҗәгать итеп, үз балаларының гомере өчен ­барыннан да элек нәкъ тә алар җа­вап­­лы булуын билгеләп үтә һәм куркынычсызлык кагыйдәләрен искә төшерә.

(Тәтеш, 20 февраль, “Тәтеш таңнары”). 
Татарстан Респуб­ликасында 2021 елда янгыннарда 6 бала үлгән, 33 бала төрле дәрәҗәдәге имгәнүләр алган.

Ут, электр җиһазларын һәм мич белән саксыз эш итү, пиротехника әйбер­ләрен кулланганда янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләрен дөрес үтәмәү, балаларның ут белән шаяруы бала­ларның үлеме һәм имгәнүенә сә­бәпче булып тора.
Россия гадәттән тыш хәлләр министрлыгының ТР буенча Баш идарәсенең Кама Тамагы һәм Тәтеш районнары буенча янгын күзәтчелеге өлкән инспекторы Денис Сафиуллин балалары булган тәтешлеләргә мөрәҗәгать итеп, үз балаларының гомере өчен ­барыннан да элек нәкъ тә алар җа­вап­­лы булуын билгеләп үтә һәм куркынычсызлык кагыйдәләрен искә төшерә:
– Әгәр баланы бер­никадәр  вакытка берүзен калдыру зарурилыгы килеп туса, чыгып китәр ал­дыннан башта шырпылар яшерелгәнме, газ яки электр приборлары сүндерелгәнме, мичтә ялкын сүнгәнме икәнлеген тикшереп чыгыгыз. Балага ут белән уйнауның куркыныч булуы турында еш исенә төшереп торыгыз,  ул шырпының уенчык тү­геллеген, ә янгын чыгу – кешеләр өчен зур бәла-каза икәнлеген аңла­сын. Балаларны көнкүреш электр ­приборларыннан дө­рес файдаланырга өй­рәтегез. Балаларга экстремаль хәлләрдә үзен ничек тотарга кирәклеге турында сөйләгез.
Әгәр балагыз кайчагында өйдә берүзе генә калса, кәгазь битенә, кү­ренеп торган урынга, ашыгыч ярдәмнең барлык кирәкле телефон номерларын һичшиксез язып куегыз, һәм беренче юлда 01 телефоны булырга тиеш, баланың адресын белүенә ышанычлы ­булыгыз.
Исегездә тотыгыз – әгәр балалар шуклыгы аркасында янгын килеп чыга һәм кемгә дә булса зыян килә икән, моның өчен җаваплылыкны за­конда билгеләнгән тәр­типтә нәкъ тә ата-аналар йөртә.
Әгәр сез әлеге катлаулы булмаган кагыйдәләрне үтәсәгез, бәла-каза сезнең йортыгызны читләтеп ­узачак.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев