Татарстан синоптиклары томан турында кисәтә
2 сентябрьдә көндез һава температурасы +14..+19 градус булачак.
(Казан, 1 сентябрь, «Татар-информ»). 1 сентябрьдән 2 сентябрьгә каршы төндә, шулай ук иртән Татарстан территориясендә һәм Казанда томан көтелә. Бу хакта Татарстан Гидрометеорология үзәге матбугат хезмәте хәбәр итә.
Республиканың көнчыгыш районнарында бераз яңгыр фаразлана. Төнлә һава температурасы +3..+8 градус була, көндез һава +14..+19 градуска кадәр җылыначак.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев