Реклама
Җәмгыять
Татарстан трассасында ике «Жигули» бәрелешкән - ике шофер да хастаханәдә
Юл һәлакәте кичә иртән Әлмәт–Азнакай автомобиль юлының 40нчы километрында булган.
(Казан, 2 август, «Татар-информ»). Татарстанның Азнакай районындагы трассада ике «Жигули» бәрелешкән, ике шоферны да хастаханәгә алып киткәннәр. Бу хакта «Татар-информ» агентлыгына республика Дәүләт автоинспекциясеннән хәбәр иттеләр.
«Кичә 6.45 сәгатьтә Әлмәт – Азнакай трассасының 40нчы километрында 7нче модельле «Жигули» автомобилен йөртүче 30 яшьлек ир-ат, башлангыч мәгълүматларга караганда, тиешле дистанция сакламаган һәм 7нче модельле «Жигули» автомобиле белән бәрелешкән», - дип искәрттеләр ведомствоның матбугат хезмәтендә.
https://tatar-inform.tatar/news/2019/08/02/190857/
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев