Тәтеш таңнары

Тәтеш районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

­Татарстанда 2019 елда 121 ял көннәре була

ТР Хезмәт, эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгы тарафыннан 2019 елга производство календаре эшләнде.

(Тәтеш, 21 гыйнвар, «Тәтеш таннары»). ТР Хезмәт, эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгы тарафыннан 2019 елга производство календаре эшләнде. ­Татарстанда 2019 елда 5 көнлек эш атнасы вакытында 244 эш көне булачак, ә ял көннәре – 121. 

23 февраль – Ватанны саклау­чылар көне; 
8 март – Халыкара ­хатын-кызлар көне; 
1 май – Яз һәм хезмәт ­бәйрәме; 
9 май – Җиңү көне; 
12 июнь – Россия көне; 
30 август – Татарстан Респуб­ликасы көне; 
4 ноябрь – Халыклар бердәмлеге көне;  
6 ноябрь – ТР Конституциясе көне; 
4 июнь – Ураза бәйрәме;
11 август – Корбан бәйрәме.

Эшләми торган бәйрәм көннәре алдыннан хезмәт вакыты бер сәгатькә кыскара. РФ хөкүмәте карары белән түбәндәге ял көннәре күчерелде: 5 гыйнвар шимбәсеннән 2 май пәнҗешәмбесенә; 6 гыйнвар якшәмбесеннән 3 май җомгасына; 23 февраль шимбәсеннән 10 май җомгасына.   

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев