Тәтеш таңнары

Тәтеш районы

16+
Рус Тат
Җәмгыять

Татарстанда 28 декабрьдән көчәйтелгән режим кертелә

Көчле режим 2025 елның 9 гыйнварына кадәр дәвам итәчәк.

Россия Гражданнар оборонасы эшләре, гадәттән тыш хәлләр һәм бәла-каза нәтиҗәләрен бетерү министрлыгының Татарстан Республикасы буенча Баш идарәсе көчләре һәм чаралары 28 декабрьдән 9 гыйнварга кадәр хезмәт итүнең көчәйтелгән вариантына күчерелә. Бу хакта бүген ТР Министрлар Кабинетында узган брифингта Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының ТР буенча Баш идарәсе башлыгы урынбасары эчке хезмәт полковнигы Максим Трущин хәбәр итте.

Ул билгеләп үткәнчә, Татарстан территориясендә 20.12.2024 елга 4080 янгын булган, 106 кеше һәлак булган, 189 кеше төрле дәрәҗәдәге җәрәхәтләр алган.

Ел саен янгыннар белән бәйле вәзгыять Яңа ел бәйрәмнәрендә катлаулана, шул ук вакытта күрсәтелгән чорда кешеләр үлеме белән янгыннар күзәтелә. Уртача алганда, Яңа ел көннәрендә гадәттәге көннәр белән чагыштырганда янгыннар саны 20 %ка, үлем 14 %ка арта, 2 мәртәбә җәрәхәтләнгән.

фото: архив/Авангард

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев