Тәтеш таңнары

Тәтеш районы

16+
Рус Тат
Җәмгыять

Татарстанда 6 мең литрдан артык легаль булмаган алкоголь тартып алынды

Узган елда Татарстанда законсыз әйләнештән 6 мең литрдан артык алкоголь алынган.

Узган елда Татарстан Республикасының хокук саклау органнары хезмәткәрләре легаль булмаган әйләнештән 6 мең литрдан артык алкоголь продукциясе алган. Бу мәгълүматны  ТР буенча Эчке эшләр министрлыгының икътисади куркынычсызлык һәм коррупциягә каршы көрәш идарәсе җитәкчесе Рафаэль Усманов бүген узган матбугат конференциясендә җиткерде.

Ведомство вәкиле сүзләренә караганда, күрсәтелгән чорда республиканың алкоголь базары субъектларында 5,5 мең тикшерү уздырылган, шулай ук 37 меңгә якын транспорт тикшерелгән. Үткәрелгән чаралар нәтиҗәсендә 6,6 мең литрга якын алкогольле эчемлек һәм спирт  алынган.

Гомуми бәясе 273 мең сум булган этил спиртын саклауда, сатып алуда һәм ваклап сатуда шикләнелгән төбәк гражданинына каршы операция законсыз әйләнешкә каршы көрәшнең иң ачык мисалларының берсе булган. Әлеге факт буенча җинаять эше кузгатылган.

фото: Татар-информ

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев