Реклама
Җәмгыять
Татарстанда 9 яшьлек кызны әнисе урлады
Баланың кайда булуы әлегә кадәр билгеле түгел.
(Тәтеш, 1 август, «Тәтеш таңнары»). Россия Тикшерү комитеты рәисе Александр Бастрыкин Россия Тикшерү комитетының ТР буенча идарәсе җитәкчесе Валерий Липскийга 9 яшьлек баланы урлау буенча тикшерү нәтиҗәләре турында хәбәр итәргә кушты. Бу хакта Россия Тикшерү комитетының матбугат хезмәтендә хәбәр иттеләр.
Элегрәк бер федераль канал эфирында Татарстанда хатын-кызның суд карары белән килешмәве һәм элекке иреннән үз баласын урлавы турында сөйләделәр. Шул ук вакытта суд 9 яшьлек кыз бала әтисе янында яшәячәк дигән карар чыгара.
Баланың кайда булуы әлегә кадәр билгеле түгел. Моннан тыш, ир-атны элеккеге хатынының танышлары кыйнаган дип хәбәр ителә.
Тулырак: https://tatar-inform.tatar/news/bastrykin-tatarstanda-9-yaslek-kyzny-anise-urlau-turynda-es-natiasen-xabar-itarga-kusty-5874406
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев