Татарстанда “Бала турында искә төшер – алиментларны түлә” акциясе уза
Хезмәт тарафыннан шулай ук административ һәм җинаять йогынтысындагы чаралар кулланыла.
(Тәтеш, 2 март, “Тәтеш таңнары”).“Акция алиментлар буенча бурычларны алу нәтиҗәлелеген арттыруга юнәлтелгән”, – дип билгеләп үтте районның суд приставы бүлегенең Тәтеш районы өлкән суд приставы Андрей Наумов.
Бурычларны алу өчен милеккә арест салу һәм алу, хезмәт хакыннан акча тотып калу, банкта булган акчаны алуга мөрәҗәгать итү, милекне теркәүне тыю, РФ чикләреннән ары чыгуны чикләү, транспорт йөртү хокукын чикләү чаралары файдаланыла. Хезмәт тарафыннан шулай ук административ һәм җинаять йогынтысындагы чаралар кулланыла.
Бүгенгесе көндә башкаруда Тәтеш районы кешеләренә карата балигълык яшендә булмаган баланы тәрбияләргә алиментлар алу буенча 100 башкару производствосы бар, шуның 24е – хатын-кызларга карата. 2020 ел эчендә 5 административ беркетмә тутырылган, 3 җинаять эше кузгатылган.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев