Тәтеш таңнары

Тәтеш районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Татарстанда өч сәгать урманда адашып йөргән өлкән яшьтәге ир-атны тапканнар

Ир-атны машинасын калдырган урыннан 9 чакрым ераклыкта тапканнар.

(Казан, 26 июль, «Татар-информ»). Татарстанда өч сәгать урманда адашып йөргән һәм машинасы янына чыга алмаган 67 яшьлек ир-атны тапканнар. Бу турыда Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан буенча Баш идарәсе матбугат хезмәтендә хәбәр иттеләр.

«Бүген 12.03 сәгатьтә ашыгыч хезмәтнең 112 бердәм номерына Минзәлә участок урманчылыгында 67 яшьлек ир-ат югалуы турында хәбәр килде. Пенсионер өч сәгать буе машинасы янына чыгу өчен юл таба алмый йөргән», – диделәр министрлыкта.

Минзәлә янгын сүндерү-коткару гарнизоны хезмәткәрләре адашкан ир-атны ике сәгатьтә машинасыннан 9 чакрым ераклыкта табып алган. Пенсионерга медицина ярдәме кирәк булмаган.

Фото: ГУ МЧС России по РТ

 

 https://tatar-inform.tatar/news/2019/07/26/190475/

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев