Тәтеш таңнары

Тәтеш районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Татарстанда чакырылыш кампаниясе башланды

Республикадан беренче чакырылышлар хәрби хезмәткә 21 майда китәчәк

(Тәтеш. 19 май, "Тәтеш таңнары"). Татарстанның хәрби комиссары, генерал-майор Сергей Погодин мәгълүматлары буенча, Үзәк хәрби округта Татарстан чакырылышларны частьләргә беренче булып җибәрәчәк. "Татар-информ" МА шул хакта хәбәр итә.

"Чакырылышлар республиканың җыю пунктына 18 майдан килә башлады. Хәрби командаларны гаскәрләргә озату агымдагы елның 21 маеннан башлана. Татарстан Үзәк хәрби округта язгы чакырылышларны хәрби частьләргә беренчеләрдән булып җибәрә", - дигән хәрби комиссар.

Сергей Погодин билгеләп үткәнчә, барлык чакырылышларны частькә барып җиткәч ике атналык карантин көтә, алар бары тик шуннан соң гына яшь хәрбиләр курсын уза башлаячак.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев