Тәтеш таңнары

Тәтеш районы

16+
Рус Тат
Җәмгыять

Татарстанда электрон сертификаттан дүрт меңнән күбрәк кеше файдаланган

Тернәкләнү җайланма­ларын мөстәкыйль сатып алыр алдыннан электрон сертификатның сизелерлек өстенлеге булып гаризаны өйдән чыкмыйча, дәүләт хезмәтләре пор­талы аркылы бирү, интернет-кибеттән файдалану мөм­кинлеге тора.

– Сертификатны рәс­ми­ләш­терү турындагы карар 5 эш көне дәвамында кабул ителә, шуннан соң МИР картасында акча резервлау өчен берничә көн кирәк булачак. Тагын әле, сертификат яр­дәмендә, инвалидлыгы булган кешеләр үзләренә ошаган һәм туры килгән тернәкләнү җайланмасын үзләре сайлый алалар (иң мөһиме, ул тернәкләнү һәм абилитацияләү шәхси программасы яки зыян күрүченең тер­­нәкләнү программасы буенча тәкъдим ител­гән булсын). Болар таянып йөрү таяклары, култык таяклары һәм терәкләр; кресло-коляскалар; абсорбцияләүче эчке кием һәм подгузник­лар; ишетү аппаратлары, ортопедик аяк киеме һәм тагын 190 төрле исемдәге тернәкләнү җайланмалары булырга мөмкин. Исемлек вакыт-вакыт яңартыла һәм яңа әйберләр белән тулылана. Эшләнмәләрнең бәясе шулай ук яңадан төзелгән дәүләт контрактларын исәпкә алып үзгәрә. Электрон сертификат иясе социаль фонд тарафыннан булдырылган каталогтан тернәкләнүнең техник җайланмасын мөстәкыйль рәвештә сайлый ала. Каталогта ТТҖның сурәтләре, җентекле тасвирламасы һәм сату нокталарының исемлеге бар. Каталог сәүдә нокталары кушылган саен тулылана. Шул ук каталогта электрон сертификатның номиналын да тикшерергә мөмкин. Каталог белән Россия социаль фон­дының рәсми сайтында танышырга була, – ди РСФның Тәтеш районында клиентларга хезмәт күрсәтү бүлеге (бүлек хокукларында) җитәкчесе Ирина Большакова.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: сфр