Реклама
Җәмгыять
Татарстанда Газа секторының зыян күргән халкына гуманитар ярдәм җыю үзәге эшли башлый
Белешмә мәгълүмат белән ярдям.рф сайтында танышырга мөмкин
3 ноябрьдә Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов күрсәтмәсе белән Казанда Газа секторының зыян күргән халкына гуманитар ярдәм җыю үзәге эшли башлый. Бу хакта Татарстан лидерының матбугат хезмәте хәбәр итә.
Гуманитар ярдәмне ике адрес (кечкенә габаритлылары: Патрис Лумумба урамы, 4, 112 бүлмә («Ярдәм янәшә» хәрәкәте офисы); зур габаритлылары: Мәҗит Гафури урамы, 46) буенча кабул итәчәкләр. Кайнар линия телефоннары: 8 (843) 273-16-72; 8 (800) 350-02-16.
Шулай ук белешмә мәгълүмат белән ярдям.рф сайтында танышырга мөмкин.
ТР мөселманнары Диния нәзарәтенең «Зәкят» хәйрия фонды адресы: Казан, Тукай урамы, 89. Телефоны: 8 (843) 225-33-22.
Тулырак: https://tatar-inform.tatar/news/kazanda-gaza-sektorynyn-zyyan-kurgan-xalkyna-gumanitar-yardam-yyu-uzage-esli-baslyi-5878553
фото: Татар-информ
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев