Татарстанда яшәүчеләр «Мобиль сайлаучы» системасында тавыш бирергә мөмкин
29 гыйнвардан Россия төбәкләрендә, шул исәптән Татарстанда да, «Мобиль сайлаучы» системасында президент сайлавында тавыш бирүгә гаризалар кабул итү башланды. Бу хакта республиканың күп функцияле үзәк искәртә. Аның аша гариза бирергә мөмкин.
Моннан тыш, гаризалар «Дәүләт хезмәте» порталы һәм территориаль сайлау комиссияләрендә кабул ителә. Аларны 11 мартка кадәр бирергә мөмкин. Шулай ук 6 марттан 11 мартка кадәр гражданнарның гаризаны участок сайлау комиссиясенә тапшыру мөмкинлеге барлыкка киләчәк.
Моннан тыш, Россия Үзәк сайлау комиссиясе хәбәр иткәнчә, 29 төбәктә (Татарстан анда керми) дистанцион электрон тавыш бирүдә катнашу өчен гаризалар кабул итү ачылды.
Искәртик, Россия Президентын сайлауда тавыш бирү өч көн - 15 марттан 17 мартка кадәр дәвам итәчәк.
Тулырак: https://tatar-inform.tatar/news/tatarstanda-mobil-sailaucy-sistemasynda-tavys-biruga-garizalar-kabul-itela-baslady-5882400
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев