Татарстанда ике укучы малай пекарняны талаган
10 һәм 12 яшьлек ике малай ГЭС бистәсендә пекарнядан 15 мең сум акча урлаган.
(Казан, 5 май, «Татар-информ»). Чаллыда ике укучы пекарня кассасыннан 15 мең сум акча алып чыккан. Бу хакта «Челнинские известия»газетасы хәбәр итә.
Пәнҗешәмбе, 2 майда, төнлә Чаллының ике укучысы (10 һәм 12 яшь) ГЭС бистәсенең 8 нче комплексында пекарняга үтеп керә. Андагы кассадан 15 мең сум акча урлап чыгалар.
Яшүсмерләрне тоткарлыйлар. Малайлар үз гамәлләрен таный. Әлеге вакыйга турында мәгълүмат балигъ булмаганнар эшләре буенча инспекторларга тапшырылган.
https://tatar-inform.tatar/news/2019/05/05/185733/
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев