Тәтеш таңнары

Тәтеш районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Татарстанда «КамАЗ» белән 10нчы модельле «Лада» бәрелешкән

Юл һәлакәте бүген көн уртасында Биектау районында булган.

(Тәтеш, 12 июнь, "Тәтеш таңнары"). Татарстанда «КамАЗ» белән кара-каршы бәрелешү нәтиҗәсендә Марий Элдан килгән шофер үлгән. Бу хакта «Татар-информ» агентлыгына республика Дәүләт автоинспекциясеннән хәбәр иттеләр.

Бүген көн уртасында Каменка – Дөбъяз – Олы Әтнә трассасының 23нче чакрымында, 10нчы модельле «Лада» автомобиле каршы як полосага чыгып, «КамАЗ» белән кара-каршы бәрелешкән.

Нәтиҗәдә, машиналарны юлның төрле ягына алып ташлаган.

Җиңел автомобиль шоферы — Марий Эл Республикасының Волжск районыннан килгән 48 яшьлек ир-ат алган җәрәхәтләрдән шунда ук үлгән. Йөк машинасы шоферы зыян күрмәгән.

фото: Татар-информ

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев