Татарстанда көчле җил көтелә
30 сентябрьдә көндез һәм кич республика районнарының күпчелегендә яңгыр фаразлана.
(Казан, 29 сентябрь, «Татар-информ»). 30 сентябрьдә, Татарстанда салкын һава торышы булачак. Көньяк-көнбатыштан искән җилнең тизлеге секундына 15 – 18 метрга кадәр җитәчак. Бу турыда Татарстан Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү үзәге матбугат хезмәте хәбәр итә.
Күпчелек районнарда төнлә урыны белән, ә көндез һәм кич яңгыр яварга мөмкин. Төнлә температура -2...+3 градус, көнбатыш районнарда 6 градуска кадәр җылы булачак. Көндез температура +8..+13 градуска кадәр күтәреләчәк.
Октябрь башында Татарстанда 19 градуска кадәр җылытачак.
https://tatar-inform.tatar/news/2019/09/29/194465/
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев