Татарстанда корылык аркасында гадәттән тыш хәл режимы кертелергә мөмкин
Республикада туфрак һәм атмосфера корылыгы күзәтелә.
(Тәтеш, 3 июль, «Тәтеш таңнары»). Бу атнада Татарстанда корылык аркасында гадәттән тыш хәл режимы кертергә планлаштыралар. Тулаем алганда республикада туфрак һәм атмосфера корылыгы күзәтелә. Бу хакта «Татар-информ»да узган матбугат конференциясендә Татарстанның авыл хуҗалыгы һәм һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров әйтте.
«Узган атнада Гидрометеорология үзәгеннән мәгълүмат җыйдык. Районнарда кайдадыр туфракта, кайдадыр атмосферада корылык бар. Бу тискәре күренешләр республика буйлап күзәтелә», – диде министр.
Ул июньдә Татарстанда 60 мм нормадагы явым-төшемнең 15 миллиметры гына яуганын әйтте. Министр фикеренчә, гадәттән тыш хәл режимы чәчүлекләрен иминиятләштергән хуҗалыкларга уңай тәэсир итәчәк.
Тулырак: https://tatar-inform.tatar/news/bu-atnada-tatarstanda-korylyk-arkasynda-gadattan-tys-xal-rezimy-kertelerga-momkin-5873166
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев