Татарстанда һәм Чувашиядә “Тылдагы батырлык” дигән Төбәкара патриотик марафон старт алды
Чаралар 2022 елның 4 маена кадәр, шул исәптән безнең районда да узачак.
(Тәтеш, 1 апрель, “Тәтеш таңнары”). Татарстанда һәм Чувашиядә 29 мартта Бөек Ватан сугышы елларында Казан каймасы һәм Сурски оборона чиген төзүчеләрнең хезмәт батырлыгына багышланган “Тылдагы батырлык” дигән Төбәкара патриотик марафон старт алды.
Чаралар 2022 елның 4 маена кадәр, шул исәптән безнең районда да узачак. СССР Оборона Комитетының 1941 елның 13 октябрендәге Карары буенча, Казанны немец-фашист гаскәрләре һөҗүм итүеннән саклау өчен төзелгән инженерлык ныгытмалары системасы Казан тирәли ярымбоҗралап урнашкан һәм Чувашия белән Татарстан АССР территориясе буйлап ясалган. Казан каймасы һәм Сурски чиге Идел оборона линиясенең бер өлеше – Горькийдан алып Сталинградка һәм Әстерханга кадәр булган. Эшләрне оештыру, төзү – бөек халкыбызның каһарманлык үрнәге.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев