Татарстанда салкын һава торышы, кар һәм бозлавык көтелә
25 сентябрьдә республикада аязучан болытлы һава булачак.
(Казан, 24 сентябрь, «Татар-информ»). Иртәгә, 25 сентябрьдә, Татарстан территориясендә болытлы көн, яңгыр, юеш кар һәм бозлавык көтелә. Бу турыда Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү үзәге хәбәр итә.
Аязучан болытлы һава торышы булачак. Урыны белән яңгыр яки юеш кар яварга мөмкин. Көньяк-көнбатыштан яки көнбатыштан талгын җил.
«Төнлә һава температурасы 0 дән 2 градуска кадәр җылы, көндез 6-8 градус җылы булачак», — диелгән хәбәрдә.
Республика буенча төнлә һава температурасы −2 .. +3 градус, ә көндез +3..+8 градус җылы булачак.
Төнлә һәм иртән юлларда бозлавык булырга мөмкин.
https://tatar-inform.tatar/news/2019/09/24/194177/
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев