Татарстанда трактор белән бәрелешкән җиңел машина йөртүчесе имгәнгән
Авария бүген иртән Саба районында Сатыш авылы янында булган.
(Казан, 7 октябрь, “Татар-информ”). Татарстанда җиденче модельле “Жигули” машинасы трактор белән бәрелешкән. Шуннан соң имгәнгән йөртүчене хастаханәгә озатканнар. Бу хакта «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы шаһитлардан белде.
"Иртән "җиделе" машинасы Сатыш авылы янында прицеплы тракторга килеп бәрелде. Авариядә җиңел машинага җитди зыян килде – аның кузовының алгы өлеше тулысынча диярлек җимерелде”, – дип сөйләделәр юл-транспорт һәлакәте шаһитлары.
фото: очевидцы
https://tatar-inform.tatar/news/2019/10/07/194900/
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев