Тәтеш таңнары

Тәтеш районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Татарстанда уртача хезмәт хакы 35,8 мең сумга кадәр арткан

РФ Хезмәт министрлыгы мәгълүматлары буенча, 2019 елның I кварталында Россия төбәкләрендә яшәү минимумы күләме җан башына 10,7 мең сум тәшкил иткән.

(Казан, 24 июль, «Татар-информ»). Татарстан предприятиеләрендә 2019 елның беренче биш аенда уртача хезмәт хакы 5,2 процентка арткан һәм 35,8 мең сум тәшкил иткән. Бу хакта Татарстанстат материалларында әйтелә.

«2019 елның гыйнвар – май айларында предприятие һәм оешмаларның, кече эшмәкәрлек субъектларын да кертеп, хезмәткәрләренә исәпләнгән уртача хезмәт хакы 35,8 мең сум тәшкил итте. Бу 2018 елның шул ук чоры белән чагыштырганда, 5,2 процентка артты», - диелә ведомство материалларында.

2019 елның гыйнвар – май айларында товарларга һәм хезмәт күрсәтүләргә куллану бәяләре индексы белән исәпләнгән реаль хезмәт хакы 2018 елның шушы чорына карата 0,5 процентка арткан.

РФ Хезмәт һәм социаль яклау министрлыгы елның беренче кварталында Россия төбәкләрендә яшәү минимумы күләмен билгеләде. Ул тиешле боерыкны Россиянең хокукый мәгълүмат рәсми интернет-порталында бастырып чыгарды.

РФ Икътисади үсеш министрлыгы һәм РФ Финанс министрлыгы белән килешү нигезендә, 2019 елның I кварталында җан башына – 10,7 мең сум, эшкә яраклы халык өчен – 11,6 мең сум, пенсионерлар өчен – 8,8 мең сум, балалар өчен 10,5 мең сум яшәү минимумы күләмен билгеләргә, - диелә министрлык боерыгында.

 https://tatar-inform.tatar/news/2019/07/24/190326/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев