Реклама
Җәмгыять
Татарстанда яшәүчеләр көзге сайлаулар вакытында Мәскәүдә оештырылган ТР Президентын сайлауда тавыш бирү мөмкинлегенә ия
Быел беренче тапкыр үзең яшәгән төбәктән читтә тавыш бирү мөмкинлеге барлыкка килде.
(Тәтеш, 27 август, “Тәтеш таңнары”). Татарстанда яшәүчеләр көзге сайлаулар вакытында Мәскәүдә оештырылган 30 цифрлы участокта Татарстан Республикасы Президентын сайлауда тавыш бирә алачак. Бу участокларда Түбән Кама округы буенча РФ Дәүләт Думасына һәм Алабуга округы буенча ТР Дәүләт Советына өстәмә сайлауларда катнашып булачак, дип хәбәр итә ТР Үзәк сайлау комиссиясенең матбугат хезмәте.
“Мәскәүдәге цифрлы участокларда үзең яшәгән төбәктән читтә тавыш бирү мөмкинлеге быел беренче тапкыр барлыкка килде. Әгәр республика гражданины тавыш бирү көнендә Мәскәүгә килгән икән, ул елның мөһим вакыйгасында – ТР Президентын сайлауда катнаша алачак. Түбән Кама округы составына керә торган 10 муниципаль районның берсендә теркәлгән татарстанлылар исә Дәүләт Думасы депутатын өстәмә сайлауда тавыш бирә алачак”, – дип белдерә Татарстан Үзәк сайлау комиссиясе рәисе Андрей Кондратьев.
Мәскәүдә оештырылган цифрлы участокларның берсендә тавыш бирү өчен Дәүләт хезмәтләре порталы аша цифрлы участоктагы сайлаучылар исемлегенә кертү турында гариза тапшыру, аннары бердәм тавыш бирү көнендә участокка килү зарур.
Билгеләп үтәргә кирәк: Түбән Каманың 28нче сайлау округына Татарстанның 10 муниципаль районы керә, болар – Аксубай, Алексеевск, Әлки, Зәй, Түбән Кама, Яңа Чишмә, Нурлат, Спас, Чирмешән һәм Чистай районнары.
фото: Татар-информ
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев