Татарстанда җәйнең соңгы атнасы салкынча һәм яңгырлы булачак
Үзәк Россия территориясендә уртача җылы һава торышы булачак, дип фаразлый метеорологлар.
(Казан, 26 август, «Татар-информ»). Узып баручы җәйнең соңгы атнасы Татарстан Республикасында салкынча һәм яңгырлы булыр дип көтелә. Россия Гидрометеорология үзәге фаразлары турында «Российская газета» яза.
«Идел буеның төньяк территориясендә (Түбән Новгород, Татарстан) төнлә 6-11 градус, көндез 13-18 градус җылы булачак. Яңгыр көтелә», – дип хәбәр итә метеорологлар. Шул ук вакытта Идел буеның көньяк территориясендә, Самара һәм Саратов өлкәләрендә җылырак булачак, һава температурасы +23 градуска кадәр күтәреләчәк.
Үзәк Россиядә һава торышы антициклон йогынтысында, шуңа күрә көчле явым-төшем көтелми, ә көндез һава температурасы 19-24 градуска кадәр күтәреләчәк.
«Быел июль салкын булу сәбәпле, җәй үзенекен итәргә тырыша», – диде Россия үзәгендәге һәм Мәскәүдәге һава торышы турында Россия Гидрометеорология үзәге һава торышының кыска вакытлы фаразлары бүлеге мөдире Александр Голубев.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев