Татарстанлыларга элеккечә үк саклык чараларын күрергә кирәк
Татарстан Президенты республика халкы белән аңлату эшләрен алып бару мөһим икәнлеген белдерә
(Тәтеш, 26 сентябрь, "Тәтеш таңнары"). Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов республика халкын Covid -19 авыруы очракларының аз булуына да карамастан, аңардан саклану кирәклеген онытмау зарурлыгын белдергән. Татарстанлыларга элеккечә үк барлык саклык чараларын үтәргә кирәк, дип белдергән республика җитәкчесе ТР Министрлар Кабинетында узган киңәшмәдә.
Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Россиядә коронавирус белән зарарланган кешеләр саны арта баруын искәрткән.
"Үсеш темплары бездә әлегә 0,3 процент. Бу безгә тынычлану өчен сәбәп түгел. Бүген булган проблемалардан тыш, бездә грипп белән авыручылар саны артуы да көтелә. Хәзер вакциналарның икенче траншын көтәбез, бу эшне дәвам итәргә кирәк, - дип искәрткән Рөстәм Миңнеханов
Татарстан Президенты шулай ук куркынычсызлык кагыйдәләрен үтәмәгән вазифаи затларга катгый җәза бирү кирәклеген белдергән.
"Роспотребнадзор тарафыннан күрсәтелгән чаралар да йомшартылырга тиеш түгел, дип саныйбыз. Битлек кию, кулларны дезинфекцияләү, гриппка каршы вакцинация ясау, аңлату эшләре алып бару мөһим", - дигән Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов.
фото: Татар-информ
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев