Тәтеш таңнары

Тәтеш районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Татарстаннан килгән автомобиль йөртүчесе Башкортстанда юл һәлакәтендә үлгән

Фаҗига кичә Стәрлетамак-Стәрлебаш-Федоровка юлының 57 нче чакрымында булган.

Фото: Инстаграм

(Казан, 26 июль, «Татар-информ»). Татарстаннан килгән җиңел автомобиль Башкортстанда юл һәлакәтендә очраган. Машинаны йөртүче урында үлгән. Татарстан машинасын «Рендж Ровер» автомобиле бәрдергән. Бу турыда Башкортстан Дәүләт автоинспекциясенең Инстаграмда рәсми битендә хәбәр ителә.

«Фаҗига кичә төн уртасында Стәрлетамак-Стәрлебаш-Федоровка юлының 57 нче чакрымында булган. Беренчел мәгълүматлар буенча, «Лада Ларгус» автомобиле белән идарә итүче 32 яшьлек татарстанлы «Рендж Ровер» внедорожнигына юл бирмәгән һәм алар бәрелешкән», – диелә бу хәбәрдә. 

Җиңел машина йөртүчесе алган җәрәхәтләреннән һәлакәт урынында ук үлгән. Аның пассажиры – 56 яшьлек әнисе күпсанлы имгәнүләр белән хастаханәгә озатылган.

Хәзерге вакытта юл-транспорт һәлакәте килеп чыгу сәбәпләре ачыклана.

 

Бу хакта тулырак: https://tatar-inform.tatar/news/2019/07/26/190465/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев