Тәтеш таңнары

Тәтеш районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Татарстанның сайлау участоклары сәламәтлекләре буенча мөмкинлекләре чикле кешеләрне кабул итәргә әзер

Татарстанның волонтерлык берләшмәләре инвалидлыгы булган сайлаучыларга ярдәм итү өчен сайлау участокларына үзләренең якынча 500 иреклесен юллаячак.

 

(Тәтеш, 6 сентябрь, "Тәтеш таңнары"). Дәүләт Советы депутатларын сайлауга әзерләнү кысаларында ТР Үзәк сайлау комиссиясе ТР Хезмәт, эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгы белән берлектә физик мөмкинлекләре чикле кешеләр өчен участокларны җайлаштыру буенча эшләр уздырды.

Участоклар аз хәрәкәтләнүчән сайлаучылар һәм күз күрүендә тайпылышлар булган кешеләрне кабул итү өчен әзерләнелгән. Участокларның 92 проценты биналарның беренче катында урнашкан. Татарстанның волонтерлык берләшмәләре инвалидлыгы булган сайлаучыларга ярдәм итү өчен сайлау участокларына үзләренең якынча 500 иреклесен юллаячак. 
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев