Тәтеш таңнары

Тәтеш районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Тәтеш кадет мәктәп-интернаты чыгарылышы Евгений хәрби булырга балачактан ук хыялланган

23 февраль – Ватанны саклаучылар көне

(Тәтеш, 22 февраль, “Тәтеш таңнары”, Галина Таҗетдинова).

Евгений кадет мәктәп-интернатын тәмамлагач, укуын Санкт-Петербургта, артиллерия һәм ракета гаскәрләре өчен кадрлар әзерләүче Михайловский хәрби артиллерия академиясендә дәвам иткән. 

– Артиллерияне тасвирлаучы “сугыш алласы” әйтеме, – сүз генә түгел, ул чынлап та, дошманны тар-мар итә торган һөҗүм ясау­чы куәтле корал. Минем нәкъ тә шушы хәрби фәнне төшенәсем килде, – дип уртаклашты Евгений (ул махсус хәрби операциядә катнашканлыктан, аның фамилиясен күрсәтмибез). – Бөек Ватан сугышы турындагы фильмнарны карадым, ветераннар белән аралаштым, илһамландым һәм үз юлымны сайладым. 
Биш ел укыгач, лейтенант исеме алган, билге­ләнеш буенча частькә җибә­релгән һәм бер атнадан диярлек Украина белән дәүләт чигенә хезмәт итәргә киткән. 
– Хәзерге вакытта миномет взводы командиры булып торам, минем карамакта 17 кеше. Без дәүләт чиген саклау буенча хәрби йөкләмәләрне үтибез, – дип хәбәр итте офицер. – Әгәр дошман чик буена якынлашса, чиккә якын килергә ирек бирмичә, минометтан ата башлыйбыз. Аларның да безнең позициягә ут ачкан вакытлары булгалый, әмма минем җиде ай хезмәт иткән вакытымда, миңа ышанып тапшырылган шәхси сос­тавтагы бер генә кешенең дә яраланганы булмады. Барлык сугышчылар исән һәм сәламәт.  

Кадетлар белән очрашу
Евгений кыска вакытлы отпускада булганда кадет мәктәп-интернатына килде һәм укучылар белән очрашты. Кадетларны хәрби хез­мәткәрләрнең көн тәртибе, яшәү шартлары нинди булуы кызыксындырды. 

– Килеп урнашкан чакта гадәт­тәге көн тәртибе иде. Шәхси сос­тавны мино­мет белән эшләргә өй­рәткәннән соң, безгә хәрби йөкләмәләр бирә башладылар, шулай булгач, төрле чаклар булгалый. Ә болай, гадәттәгечә, йокыдан торабыз, иртәнге аш ашыйбыз, техникаларны, үзебезнең коралларны карыйбыз, кирәкле барлык нәрсәләрне эшлибез, утын әзерлибез. Блиндажларда яшибез, аларны озак, ышанычлы итеп кордык. Куркынычсыз булсын өчен өч кат бүрәнә түшәдек, һәрбер кат җир белән томаланган. Бер блиндажда 8әр кеше яшибез. Шулай ук барлык техниканы да томалыйбыз, боларның барысы да безнең иминлек өчен эшләнә. Бөтен тирәлек буйлап тәүлек әйләнәсе пост­лар тора. Техниканы үз көчебез белән ремонтлыйбыз. Ашарга безгә мәктәптә әзерлиләр, азык-төлек җи­тәрлек би­релә, ризык запасы һәр­вакытта да бар. Минем гас­кәрләрнең тәэмин ителеше бик яхшы. Нәрсә кирәк, китерәләр. Җирлек кешеләренең хәрбиләргә яхшы мөнәсәбәттә булуы да әйбәт, әлбәттә, кеше­ләр җылы киемнәр, ашамлыклар тәкъдим итәләр, хәтта мунча өчен мич тә бирделәр, – диде рәхмәтле ел­маеп взвод командиры. 

Әңгәмә барышында хәр­биләр коллекти­вының эчке аралашуы, хәрби шартларда түбәндәгеләрнең югарыларга буйсынулары үтәләме икәнлеге турындагы сораулар бирелде. 

– Һичшиксез, – дип җа­вап бирде ­Евгений. – Өлкән яшьтәге хезмәткәр­ләр бар, ләкин буйсыну үтәлә, бу мин офицер булганга гына түгел, аларның хөрмәт итүен күрәм. Отпус­кага киткәндә, алар белән барысы да яхшы буласына ныклап ышандым, минем карамактагыларның һәркайсына таянырга бу­ла. Яшермим, коллек­тивка бер­ләшү барышы башта җиңелләрдән түгел, шулай да ул тора-бара уңышлы үтә. Барысы да үзенең җаваплылык зонасы бар дигән нәтиҗәгә киләләр, әгәр син үз эшеңне тие­шенчә башкарсаң, взвод көйләп куйган кебек эш­ләячәк, димәк, куелган йөкләмәләр уңышлы үтәлә дигән сүз.
Очрашуга Евгений граж­­дан­нар киеменнән килсә дә, кадетлар аның кителен “Сугышчан хезмәтләр өчен” медале бизәп торуын белделәр һәм нәрсә өчен шундый бүләккә ия булганлыгын сорадылар. 

– Нинди дә булса очракны аерып әйтә алмыйм, – дип аңлатты офицер. – Хезмәт итү дәвамында хәрби йөкләмәләрне бик яхшы итеп үтәгән өчен. 
Гуманитар ярдәм илтү дә фикер алышуга сәбәпче булды. 

–  Гуманитар ярдәм безгә ка­дәр килеп җитә, – дип төгәллек кертте якташыбыз. – Вәкилләр киләләр, кемгә нәрсә кирәклеген белешәләр. Төзе­леш материаллары, кадаклар, җылыт­кычлар, җылы киемнәр кирәк булды, кием ертыла, яңгыр астында да эшлибез, алмаш кирәк. Без битараф булмаган һәркемгә рәхмәтле. Кадет интернат-мәктәбеннән дә гуманитар ярдәм килде, кайчак­ларда шушы партиядән җылы костюмны киям. Көтелмәгән шатлык булды. Балалардан хатлар алабыз, тулы бер тарт­ма җыелды, рәсемнәрне блиндажлар буйлап таратабыз, стеналарга беркетәбез, бу бик зур этәргеч ясый. Без видео яздырдык, хатларны кычкырып укыдык, бик дулкынландыргыч булды.   

Евгений очрашуда катнашкан кадетлардан ки­ләчәктә һөнәри хәрби булырга җыенасызмы дип сорады, һәм барысы да диярлек кулларын күтәрделәр.  
– Сезнең күбегезнең үз язмышын Россия Федерациясе Кораллы көчләре белән бәйләргә теләвен күрү минем өчен күңелле, – дип билгеләп үтте ул. – Минем сезнең үзегезгә ышанычлы булуыгызны, нинди генә хәлләрдә дә югалып калмавыгызны, авырлык­ларны җиңеп чыгуыгызны, бернәрсәгә дә карамас­тан, алга баруыгызны телим. Мәктәптә яхшы укырга, физик әзерлекле булырга тырышыгыз, үзегезне кадет исеменә лаеклы итеп ­тотыгыз.  

Сыйныф сәгате ­ахырында ка­дет­лар мәктәп чыгарылышына үзләренең теләкләрен әйт­теләр, шулардан иң мөһиме “Бә­хет, сәламәтлек һәм хәрби йөк­ләмәләрне уңышлы үтәгез” дигән сүзләр булды. 

фотоны Евгений тәкъдим итте

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев