Тәтеш таңнары

Тәтеш районы

16+
Рус Тат
Җәмгыять

Тәтеш курсанты Казанда узган ату буенча ярышларда беренче урынны яулады

«Төз. Кыю. Беренче!» – Казанда узган ату буенча ярышларда тәтешле Кирилл Грязновның чыгышын нәкъ менә шулай тасвирлап була.

Казанда ТР ДОСААФ базасында Советлар Союзы Герое Б.К. Кузнецов истәлегенә багышланган пневматик винтовкадан ату буенча ярышлар узды.

Ярышларда 17дән күбрәк оешма вәкилләре катнашты – көндәшлек югары булып чыкты. Катнашучылар арасында Тәтеш гражданнарны яклау көллиятенең 203нче төркем курсанты Кирилл Грязнов билгеләп үтелде.

Осталык һәм түземлек күрсәтеп, Кирилл көндәшләрен узып, шәхси зачетта беренче урынны алды.

фото: Тәтеш гражданнарны яклау көллияте

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев