Тәтеш районында балалар йортлары булган
“Авангард” газетасы редакциясендә “Тәтеш районының балалар йортлары” темасына түгәрәк өстәл булды.
(Тәтеш, 11 декабрь, “Тәтеш таңнары”).
Ахыры. Башы.
Карл Либкнехт урамындагы 91нче балалар йортына (соңыннан педагогия училищесының тулай торак бинасы) олырак яшьтәге балалар китерелгән.
Әлеге балалар йортында тәрбияләнгән Нина Сударикова социаль челтәрдәге безнең төркемнәрнең берсендә болай дип язган: “Хәзерге кафе урнашкан урында – беренче катта ашханә иде. Икенче катта – директор һәм завуч бүлмәсе, тантаналар залы. Контора урынына, ашханә һәм йокы корпусы арасына, хәзер торак йорт төзелгән. Ишегалды эчендә мунча бар иде. Директор булып – Григорий Федорович Землянский, завуч – Әминә Гашыйковна Гаязова, пионервожатый – Александра Ивановна Петрякова, завхоз – Георгий Сурков, склад мөдире булып Михаил Савосин эшләде”.
– Архивта мин балалар йортының 1933 елда Карл Либкнехт урамына күчерелүе турындагы мәгълүматны таптым. Димәк бу, ул кайдадыр башка урында урнашкан булуын аңлата, – дип сөйләвен дәвам итте Милица Николаевна.
Аның архивында балалар йортлары хезмәткәрләре турындагы мәгълүматлар күп, аларның күпчелеге Тәтештәге Вахитов урамында яшәгән.
Гражданнарны яклау көллияте укытучысының әнисе Валерия Кулаженкова Иске Сумароково балалар йортында тәрбияче булып эшләгән. Кайбер мәгълүматлар буенча, балалар йорты директоры булып Николай Савельев, бухгалтер – Иван Малкин, каравылчы – Лазоркин, укытучылар Анна Рыжова, Раиса Кулаженкова, Екатерина Маврина эшләгән.
– Балалар йорты агач янкорма белән сәүдәгәрнең таштан эшләнгән йортында урнашкан булган. Балалар шушында ук укыганнар да, – дип уртаклаша Валерий Иванович.
Олег Евсеев түбәндәге мәгълүматларны китерде: “Александра Прокофьевна Костюнина әйтүенчә, Иске Сумароковода гимназия инкыйлабтан соң ябылган, ятим һәм акылга зәгыйфь балалар өчен балалар йорты ачканнар. Батраков Василий беренче директоры булган. Балалар йорты Кадышта булган, анда 105 бала исәпләнгән. Монда Ленинградтан һәм Ленинград өлкәсеннән, Мәскәүдән һәм Мәскәү яныннан, оккупацияләнгән өлкәләрдән китерелгән балалар яшәгән. Балалар йорты сугыш вакытында эшләгән һәм ул шулай ук сәүдәгәр Гурьянов йортында урнашкан булган”.
Түгәрәк өстәлдә катнашучылар тәкъдиме буенча, чираттагы очрашуны Фигнер гаиләсенә багышларга карар ителде. Чараны үткәрү вакыты турында без өстәмә тапкыр хәбәр итәчәкбез.
P. S. Тәтештә булган балалар йорты хакында мәгълүматлар бар, әмма Кадышта һәм Иске Сумароковода булган балалар йортлары турында мәгълүматлар юк диярлек. Әгәр газета укучыларның берәрсе бу хакта белә икән, хәбәрен 8(84373)2-54-95 номеры буенча уртаклашса, без шат булыр идек.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев