Тәтеш районында язгы кыр эшләренә әзерлек буенча конкурс узды
Тәтеш муниципаль районында язгы кыр эшләренә әзерлек буенча лидерларны билгеләделәр: агропредприятиеләр арасында конкурс техниканы, хезмәтне оештыруны һәм куркынычсызлыкны саклауны бәяләде.
Тәтеш муниципаль районының авыл хуҗалыгы предприятиеләрендә, авыл хуҗалыгы министрлыгы вәкилләре катнашында АПК оешмалары арасында язгы кыр эшләренә әзерлек буенча конкурс узды.
Технологик мәйданчыкларга куелган авыл хуҗалыгы техникасын: тракторларны, чәчү һәм туфрак эшкәртү техникасын карадылар. Комиссия район авыл хуҗалыгы оешмаларының язгы чәчүгә әзерлек дәрәҗәсен югары бәяләде. Механизаторлар белән очрашуларда хезмәткә түләү, хезмәтне саклау, куркынычсызлык техникасы һәм янгын куркынычсызлыгы мәсьәләләренә аерым игътибар бирелде.
Конкурс йомгаклары буенча лидерлар өчлегенә «Авангард» ҖЧҖ, «Содружество "ҖЧҖ һәм "Колос" АФ ҖЧҖ керде.
фото: архив/Авангард
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев