Тәтеш районында Наркотикларсыз тормыш турында фикер алыштылар
Олы Тархан авыл мәдәният йорты хезмәткәрләре «Бәйсез тормыш» дигән мәгълүмат сәгате үткәрделәр.
Халыкара наркоманиягә һәм наркотикларның законсыз әйләнешенә каршы көрәш көне алдыннан Татарстан Республикасы Тәтеш муниципаль районының Олы Тархан авыл мәдәният йорты хезмәткәрләре «Бәйсез тормыш» дигән мәгълүмат сәгате үткәрделәр.
Яшьләр белән әңгәмә барышында сүз наркоманиянең зыяны, кешенең сәламәтлегенә һәм тормышына зарарлы йогынты ясау, наркотикларга бәйлелекне ничек булдырмау турында барды. Шулай ук кеше организмына йогынты ясый торган психоактив матдәләрне куллануның тискәре нәтиҗәләре, зарарлы гадәтләр китереп чыгара торган иң киң таралган авырулар турында сөйләделәр.
Наркотикларны куллану, саклау һәм сату өчен җаваплылык турында белделәр
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев