Тәтеш үзәк хастаханәсе баш табибы Олы Тарханнарда хастаханәнең капиталь ремонтын тикшергән
Хәзерге вакытта ишекләр һәм санитар-техник җиһазлар, янгын сигнализациясе һәм хәбәр итү системасы, видеокүзәтү урнаштырыла.
Тәтеш үзәк район хастаханәсе баш табибы Булат Кашапов Олы Тархан участок хастаханәсендә капиталь ремонт эшләренең барышын тикшерде.
Хәзерге вакытта ишекләр һәм санитар-техник җиһазлар, янгын сигнализациясе һәм хәбәр итү системасы, видеокүзәтү урнаштырыла.
Бүлмәләрнең һәм холлларның стеналары буялган, идәннәре һәм түшәмнәре яңартылган.
Капиталь ремонт үз эченә коммуникацияләрне һәм су үткәрүне алыштыруны да ала. Барлык эшләр "Озын һәм актив гомер" илкүләм проектының "Сәламәтлек саклауның беренчел звеносын модернизацияләү" программасы буенча башкарыла.
фото: соцсети
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев